Йөрәкләрдә яшисең син, шагыйрь!


Йөрәкләрдә яшисең син, шагыйрь!

Быел, 9 гыйнварда, татар халкының зур горурлыгы, ­ ­ патриот-шагыйрь Ф. Кәримнең тууына 110 ел тулды. Әлеге истәлекле чара уңаеннан 5 нче февральдә беренче курс (П181-184)  төркемнәрендә белем алучы студентлары белән  «Йөрәкләрдә яшисең син, шагыйрь!» исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чара барышында шагыйребезнең җырлары яңгырады, сәнгатьле итеп шигырьләре укылды.

Долго живи, стих

Кичәнең кунагы 12 нче санлы китапханәнең өлкән китапханәчесе Зөлфия Шәкүрова Фатих Кәримнең соңгы батырлыгы турында Р.Харис иҗат иткән «Өченче ядрә» шигыренең язылу тарихы белән таныштырды, Ф.Кәримнең Казан музеенда саклана торган хәрби шинеле хакында бәян итте.  Иң ахырдан, Р.Харисның  «Күзләреңнән үбеп…» драматик  повестеннан видеоязмалар күрсәтелде.

Кичә җылы  рухта, бер сулышта үтте. Анда яңгыраган шигырьләр, ихлас истәлекләр фронтовик-шагыйрь рухына дога булып барып ирешкәндер дигән теләктә калдык.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *