Нәтиҗәле олимпиада


24-25 нче октябрьдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында татар теленнән республика күләм олимпиада үтте.

Анда Татарстанның барлык һөнәри уку йортларыннан I-II курс студентлары татар теленнән белемнәрен сынады. Педагогик секторда алты уку йорты арасында безнең  көллият студентлары ике көн рәттән II нче Дәрәҗә Дипломга лаек булдылар.

Беренче көнне Галиева Азалия (Д193), Әхмәтова Ләйлә (Д183), Габдрахманова Ландыш (П182) җиңү яуласалар, икенче көнне студенткаларыбыз Двоеглазова Кристина (Д182), Землянова Мария (П191), Пущаева Виктория (П-181)дә югары әзерлекләрен күрсәттеләр.

Җиңүчеләрне олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучылары Минһаҗева Резилә Әбүзәр кызы, Кәрамова Альбина Җәүдәт кызы, Хәйретдинова Венера Инсур кызы  әзерләде. Алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *