Туган тел көне


Тел –ул үзе бер дөнья. Бәлки, гүзәллек, сөйкемлелек һәм тылсым тулы дөньядыр да. Тел–халыкның хәтере, җаны, халыкның иң зурбайлыгы. Туган тел – ул һәр халык горурланырга тиешле иң зур кыйммәт. Бала туганнан ук ана телен ишетә һәм ана сөте белән бергә үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үзенә сеңдерә.

Шул рәвешле, 21 февральдә бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Мәктәбемдә әлеге көн сыйныф сәгате буларак уза иде. Без туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар белән чыгышлар ясый идек, тематик рәсемнәр дә күп иде. Бүгенге көндә мин Яр Чаллы көллиятендә укыйм. Монда халыкара туган тел көне бөтенләй башкача үткәрелә. Беркемгә дә сер түгел, безнең уку йортында төрле милләт студентлары укый. Актлар залында әлеге студентлар катнашында бер типтагы чыгышлар гына түгел, төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен чагылдырган чаралар уздырыла. Ул үз эченә әлеге студентларнынңтуган телендә чыгышларын ала: удмурт, керәшен, чуваш һәм башкалар.

Туган тел көнендә шулай ук интеллектуаль викториналар үткәрелә. аларның максаты — үз халкыңның мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм аларга хөрмәт уяту, студентларның туган телне өйрәнүгә кызыксынуын уяту. Балалар күп халыкларның телләре турында фактлар беләләр – бу аларның дөньяга карашын киңәйтә, чөнки алар бу телләр турында мәгълүматләр ишетәләр һәм үзләштерәләр. Биремнәрнең мавыктыргыч характеры беркемне дә читтә калдырмый, барлык катнашучылар да активлык һәм кызыксынучанлык күрсәтә. Чара тәмамлангач, барысы да үз карашларын белдерәләр. Иң мөһиме – интеллектуаль конкурс вакытында дуслык һәм мәрхәмәтлелек, хезмәттәшлек атмосферасы.

Әлеге чарада студентлар гына түгел, укытучылар да рәхәтләнеп катнашалар, аралашалар, фикер алышалар, тәэсирләре белән уртаклашалар. Туган тел көненә багышланган чаралар зур гомуми белем бирү, тәрбия үстерү әһәмиятенә ия. Алар студентларның белемнәрен тирәнәйтеп һәм киңәйтеп кенә калмый, укучыларның дөньяга карашын киңәйтә, аларның иҗади активлыгын үстерә, телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттыра.

Туган телне яратыгыз, аны саклагыз!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.
(Хәсән Туфан “Туган тел”)

Иванова Алина, педагогия бүлеге студенты, П-181 төркем