Ни ул туган тел? Бәлки, ул аралашу чарасыдыр, бәлки, тугач иң беренче сөйләшә башлаган телдер? Күпме кеше, фикерләр дә шулкадәр. Минем фикерем исә шундый: туган тел – ул буыннар бишеге.
Туган тел – ул үткән белән киләчәк арасында бәйләнешле тел. Без туган телдә туганнан ук сөйләшәбез. Туган тел балачактан ук дөньяны танып белергә булыша. Телдән башка җәмгыять яши һәм үсә алмый, чөнки ул кешеләргә фикер алышырга, үз хисләрен белдерергә, рухи кыйммәтләр булдырырга ярдәм итә. Кечкенә чактан ук без әби-бабаларыбызның әкиятләрен, хикәяләрен, риваятьләрен тыңладык. Әбиләр безгә җырлар башкардылар, тормышка күзләрне мәкальләр, әйтемнәр ярдәмендә ачтылар, танып-белү генә түгел, эстетик потенциалын да алып килүче галәмнәрне аңлаттылар.
Тел – халыкның характеры, аның хәтере һәм рухи куәте. Туган телдә халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы, тәҗрибәсе һәм матурлыгы чагыла.
Татар теле –Россия Федерациясендә икенче урынны алып тора, ул кыпчак төрки телләр гаиләсенең кыпчак-болгар төркеменә карый. Дөньяда 7 миллионнан артык кеше татар телендә сөйләшә.
Без мәгълүмати технологияләр дөньясында яшәвебез турында кабатларга яратабыз. Балалар интернет, компьютер, телефон белән күбрәк кызыксыналар. Китаплар уку хәзерге вакытта актуаль түгел. Шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, хәтта авыл мәктәпләрендә дә заманча технологияләр кулланыла, ә туган телне үстерү, сөйләшү читтә кала кебек. Әлбәттә, заманча технологияләр урынлы, әмма тере һәм бигрәк тә туган телдә аралашу гына телнең матурлыгын, аның яңгырашын, интонациясен һәм кирәклеген тапшыра ала. Туган телнең сакланып калуы киләчәк буыннар өчен бик мөһим.
Балаларны мәдәни мираска тартуда, Татарстанда яшәүче халыкның рухи кыйммәтләренә җәлеп итүдә Татарстан тарихын, мәдәниятен өйрәнү һәм татар теле дәресләре туган телне саклап калуда зур роль уйный. Без күп гасырлар элек салынган нигезләргә зыян салмыйча,телнең кадерен белергә, аны сакларга һәм үстерергә тиеш. Бу — безнең киләчәк буын алдындагы бурычыбыз.
Фикеремне мәкаль белән тәмамлыйсым килә: туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
Иванова Алина, педагогия бүлеге студенты, П-181 төркем