Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең иң кирәге сез.
Әни… якты кояшка тиң, иң кадерле кеше. Дөньяда бәлки шулкадәр якын, ягымлы, ярдәмче кеше юктыр. Кеше кайда гына булса да, ни эшләсә дә, иң кирәк урын – әни янында, туган йортта. Ничә яшьтә булса да, һәркем үкереп елаган вакытта әнинең юатучы йомшак кулларын хәтерли. Башны сыйпап, бишек җырларын көйләүче, кайгы-шатлыкларны уртаклашучы, гомер таянычы ул әни. Ул һәрберебез өчен иң кадерле, иң яхшы, иң матуры, гомумән, тормышта иң әһәмиятле кеше.“Әни, әнием, әнкәй”- дип назлап дәшәбез дә, күңелебездәге бөтен хис-кичерешләребезне шул гади сүзгә салабыз. Ә бит шушы өч хәрефтән торган сүзне күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы белән әйтәбез!
Хатын-кызның иң югары бурычы – әни булудыр, чөнки “әни” — бала әйткән беренче сүз. Бу сүз дөньяның күпчелек телләрендә бер үк төрле яңгырый һәм дөньяда иң якын, иң яраткан кешене атый.
Нәкъ менә шул сыйфатлар җәмгыятькә әниләр көнен игълан итәргә сәбәп булгандыр. Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендә, илебездә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 28 ноябрь көненә туры килә.
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында әниләр көне аерым урын алып тора. Бәйрәмнең максаты – хатын-кызга сакчыл караш традицияләрен хуплау, гаилә нигезләрен ныгыту, безнең тормышта төп кешенең – әнинең әһәмиятен аеруча билгеләп үтү. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый. Нәкъ әниләр көнендә үз балаларына мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык аналарга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Тик нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, җитмәс төсле… Әниләр көне – искиткеч көн. Безнең һәрберебез әниебезне искә төшерергә, аңа шылтыратырга, бәлки янына кайтып, аны котларга, аның сәламәтлеге һәм кәефе ничек булуы белән кызыксынырга тиешле көн!
Мөлаем һәм ягымлы йөзле, акыллы, сабыр һәм түземле, шәфкатьле холыклы, авыр вакытларда аркадан сыйпаучы йомшак куллы, боз эретерлек җылы сүзле, бала өчен кайгырып, төннәрен күз йоммаучы әниләребез, сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, рухи көч, тормыш зирәклеге, сабырлык, гаилә бәхете телибез. Безгә биргән чиксез мәхәббәтегез, назыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!
Иванова Алина, педагогия бүлеге студенты, П-181 төркем