«АЧ, ШИГЪРИЯТ, СЕРЛӘРЕҢНЕ»


previous arrow
next arrow
Slider

28 нче көнне 12 нче санлы китапханә белән берлектә каләм тибрәтүче студентлар, «Сәйлән» түгәрәге әгъзалары өчен «Ач, шигърият, серләреңне ..» дип аталган шигъри кичә оештырылды. Чарага Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе иясе, шагыйрә Сирень  Якупова чакырылды.

Китапханәче Зөлфия Шәкүрова студентларны Сирень Якупованың тормыш юлы белән таныштырды, иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтте. Шагыйрә укучыларга үзенең шигырьләрен укыды, истәлеккә «Бәхет күлмәге» исемле китабын бүләк итте.

Чараның икенче өлешендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче студентлар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, С.Якуповадан әдәби осталык  киңәшләре алдылар. Шагыйрә каләм тибрәтүчеләргә тагы да күбрәк иҗат эше белән шөгыльләнергә, тукталып калмаска кирәклеген ассызыклады.

Татар әдәбияты белән кызыксынучы  яшьләрне иҗатка тарту, аларның иҗади сәләтләрен  ачу, үстерү, бүгенге каләм ияләренә яшь алмаш әзерләү максатыннан оештырылган бу очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *