Г.ТУКАЙ – МӘҢГЕ ЙӨРӘКЛӘРДӘ


Г.Тукай атналыгы кысаларында 23 апрельдә беренче курс студентлары белән «Г.Тукай – мәңге йөрәкләрдә» исемле дәрес-викторина уздырылды.

Биш раунд дәвамында П-181, П-182, П-183, П-184 төркем командаларына бөек шагыйребезнең тормышы һәм иҗатына багышланган сорау-биремнәр бирелде, ребуслар, кроссвордлар тәкъдим ителде. Иҗади биремдә һәр команда Г.Тукайның шигырьләрен рус, татар, чуаш телләрендә сәнгатьле сөйләүдә ярышты.

Бәйге музыкаль һәм әдәби тукталышлар белән үрелеп, бик җанлы барды. Студентларга шагыйребез иҗаты буенча төпле белемнәрен күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, I нче урынга П-183 төркем студентлары лаек булды. II урынны П-181 төркем командасы белән П-182 нче группа бүлеште.  III нче урынга  П-184 төркем студентлары чыкты.

Әлеге чараны оештыруда башлап йөргән III курс студентлары: Закирҗанова Рушания, Артемьева Ангелина, Вотякова Анна, Ибраһимова Регина, II курс студенткасы Бәдретдинова Лианага ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *