17 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашында Г.Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен… » дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды.
Конкурста 9 югары уку йортыннан һәм 20 урта һөнәри белем бирү көллиятләреннән 126 студент катнашты.
Конкурсантлар үз талантларын 5 төрле номинациядә күрсәтә алдылар.
«Без – Тукайлы халык» номинациясендә татар студентлары Г.Тукайның шигырьләрен татарча яңгыратты, «Татар теле – күңелем теле» номинациясендә чит милләт вәкилләре булган студентлар үзара көч сынашты, «Тукай моңы – җиһанда» номинациясендә Г.Тукай шигырьләре төрле (инглиз, рус, чуваш, таджик) телләрдә яңгырады, «Тукай – безнең күңелләрдә» номинациясендә студентлар Г. Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрен укыды.
Яр Чаллы педагогия көллияте студентларының һәркайсы: Габдрахманова Ландыш (П182 төркем), Закирҗанова Рушания (П161 төркем), Әхмәтгәрәева Сөмбел (Д172 төркем) һәм Егорова Виктория (Д181 төркем) тәкъдим ителгән номинацияләрдә III дәрәҗә дипломга лаек булды!
Студентларыбызны ихлас котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗади үрләргә телибез!