ТУКАЙ РУХЫ БЕЛӘН ИЛҺАМЛАНДЫК


26 нче апрельдә П-182, Д-181, П-161 төркем студентлары Г.Тукай  скверында шагыйрьнең 133 ел тулуына багышланган тантаналы чарада – шигърият бәйрәмендә катнаштылар. Алар «Тукайга чәчәкләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция карадылар, шәһәрдәш шагыйрьләребезнең Г.Тукай рухына багышланган ихлас чыгышларын тыңладылар.

Бәйрәмнең «ачык микрофон» өлешендә студентларыбыз да актив катнашты. П-161 төркем студенты Закирҗанова Рушания  Г.Тукайның  «Мәхәббәт» шигырен, П-182 нче төркемнән Ландыш Габдрахманова  «Теләнче» әсәрен, Д181 төркем студенты Егорова Виктория чуаш телендә  «Туган тел» шигырен сәнгатьле итеп тамашачыга җиткерделәр.

Шигърият бәйрәме ал канәферләргә күмелгән Тукай һәйкәле янында традицион «Туган тел» җырын башкару һәм флешмоб белән төгәлләнде. Флешмобта катнашучылар  бер сафка тезелеп, « ТУКАЙ» сүзен яздылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *