Шигырь уку бәйрәме


22 апрельдә 25 китапханә белән берлектә Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр белән очрашу уздырылды. Ул Г.Тукайның туган көне, кысаларында узды. Анда Рәкит Әбделмәнов, Рушания Гыйләҗева һәм Регина Миргалимова белән җанлы әңгәмә корылды. Очрашу барышында шагыйрьләр үзләре, иҗатлары  белән таныштырдылар, мәхәббәт, табигать темасын яктырткан шигырьләрен укучыларга җиткерделәр.

Аларның тәвәккәл, үз һөнәрләрен яратучы, ярдәм кулы сузарга әзер булучы кеше булулары белән студентлар горурланып утырды. Мәсәлән, Р.Әбделмәнов Регина Миргалимованың беренче шигырьләр җыентыгын чыгаруга фатиха биргән һәм бастырып чыгаруга ярдәм дә күрсәткән.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *