Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…


17 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашында Г.Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен… » дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды.

Конкурста 9 югары уку йортыннан һәм 20 урта һөнәри белем бирү көллиятләреннән 126 студент катнашты.

Конкурсантлар үз талантларын 5 төрле номинациядә күрсәтә алдылар.

«Без – Тукайлы халык» номинациясендә татар студентлары Г.Тукайның шигырьләрен татарча яңгыратты, «Татар теле – күңелем теле» номинациясендә чит милләт вәкилләре булган студентлар үзара көч сынашты, «Тукай моңы – җиһанда» номинациясендә Г.Тукай шигырьләре төрле (инглиз, рус, чуваш, таджик) телләрдә яңгырады, «Тукай – безнең күңелләрдә» номинациясендә студентлар Г. Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрен укыды.

Яр Чаллы педагогия көллияте студентларының һәркайсы: Габдрахманова Ландыш (П182 төркем), Закирҗанова Рушания (П161 төркем), Әхмәтгәрәева Сөмбел (Д172 төркем) һәм Егорова Виктория (Д181 төркем) тәкъдим ителгән номинацияләрдә  III дәрәҗә дипломга лаек булды!

Студентларыбызны ихлас котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗади үрләргә телибез!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *