19 мартта Үзәк китапханәдә яшь шагыйрә узды. Ул «Төнге кояш» шигъри аудиоальбомы, «Икебезгә бер гомер», «Яратулы еллар», «Төнге кояш»китаплары авторы. Аның шигырьләренә көйләр дә салынган, аларны күренекле җырчылар башкара.
Очрашуда П-172, П-173, Д-201 төркем студентлары катнашты. Әдәби кичәгә гадәти бер вакыйга буларак барылса, аннан илаһи дулкында йөзеп, күңелләр баеп чыктык. Аның шигырьләрендә сүзләр бер-берсенә үрелеп, кешеләр күңелендә тирән кичереш тудыра. Укучы һәр әсәрендә үзенең тормышы белән бәйле хис-тойгыларны таба. Аларкискен борылышларга да бик бай.
Очрашу студентлар күңелендә бик озак сакланыр.